Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

27 июнь көнне Ташкичү мәдәният йортында КФУ дан эшлекле экспедиция килде.

    27 июнь көнне Ташкичү мәдәният йортында КФУ дан эшлекле экспедиция килде. Экспедициядә белем бирүче доцентлар, укытучылар һәм белем алучы студентлар иде. экспедиция максаты халык авыз иҗатын өйрәнү, якыннан танышу иде. Моңа дәлил булып торды Ташкичү мәдәният йортында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле. Эшлекле очрашу мәдәният йорты каршында каршы алу белән башланып китте. Соңыннан фолклор ансамбль “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” постановканы сәхнәләштерде. Шулай ук студентлар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар һәм Ташкичү авылына гына хас булган йола, югала барган гореф-гадәтләрне барладылар. Шулай ук Рузалия апабыз Ташкичү авыл тарихын сөйләде, үзенең хәтирәләре белән уртаклашты һәм бик матур итеп мөнәҗәт башкарды. Соңыннан экспедицияне кызлар “Мәрҗани” мәчетендә дәвам иттеләр. Рәдис хәзрәт мәчетнең тарихы белән таныштырды. Яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшыру өчен бу очрашу бик файдалы булды.