Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Герои детских сказок" - Викторина

    Китапханәдә “Герои детских сказок” исемле викторина узды. Викторина татар һәм русс халык әкиятләренә багышланды. Кичә барышында командаларга уйланырга мөмкинлек бирелде. Викторинаның беренче туры -“Кайсы әкияттән?” дип аталды. Укылган өзек буенча әкиятне белергә кирәк иде. Икенче тур - “Кем тизрәк?” дип аталды. Әкиятләр буенча сорауларга кем тизрәк җавап бирә. Өченче тур - “Әкият геройларының исемнәрен беләсеңме?” дип аталды. Ә соңыннан “Тере хәреф” исемле уен тәгъдим ителде. Бу уен аша без бик күп китап геройлары белән очраштык. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз дигән нәтиҗәгә килдек. Балалар гадәттәгечә барысы да бик актив катнаштылар.