Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..!” - Сабантуйга күчтәнәч (йомырка) җыю күренеше.(Мәмсә авылы хужалык капка төбендә)

     Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул-хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабантуенда гына–милли йолаларыбыз, милли уеннарыбыз: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй куеп чабу, чиләк – көянтә белән йөгереш, татар көрәше, атларны бизәп, гармуннар белән җырлап бүләк җыю нәкъ элеккеге сабантуйдагы кебек бара. Сабантуе-ул һәр кемнең  көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар бик көтеп алалар. Бик сирәк авылларда гына сакланып калган гореф-гадәт, Сабантуй көнне иртән иртүк балалар йөдән йөгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыялар. Ә безнең Мәмсә авылында бу матур традиция, әле дә дәвам итә. Авыл халкы капка төбендә, күчтәнәчләре белән  балаларның килгәнен көтеп тора. Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Бөек шагыребез Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәрендә, бу күренеш матур итеп тасвирлана: “Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер – ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде. Шунлыктан минем капчыгым булган күкәйләр белән бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем....” – дип искә ала.  Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез.