Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кем зирәк һәм кем тизрәк !"

     Вакытлы матбугатны укучы бармы? Интернет бар бит, диючеләр булыр.... Әммә компьютер, планшетлардан кала нинди кызыклы массакүләм мәгълүмат чаралары бар икән?! 7 июнь көнне китапханәгә килгән яшь дусларыбыз, яңа гына табадан төшкән «Көмеш кыңгырау», «Ялкын», «Сабантуй», “Салават күпере” газета-журналлары белән уен аша таныштылар. Китапханәдә балаларның иң яраткан журналы ул әлбәттә «Салават күпере». Аны һәр бала түземсезлек белән, яратып көтеп ала. Бу журналының һәр санында кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр дә бар. Бүгенге уен кичендә, җурнал битләрендәге “Рәсемне ясап бетер һәм буя”, “Нәрсә кайда яши?”, “Чәчәкле алан”ны кисеп ябыштыр, “Һәр төркемдәге әйберне бер сүз белән ата” кызыклы уеннарын балалар бик теләп уйнадылар. Традиция буенча журналдагы әкиятне дә кычкырып укыдык. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыра, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итә, әйләнә-тирә мохит белән  таныштыра. Шулай ук “Вакытлы матбугат-заман көзгесе“ күргәзмә белән таныштылар.