Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Шаян кызлар-шук малайлар

   Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү безнең изге бурычыбыз.  Шундый акыллы, шаян һәм шук балаларның берсесе ул Ташкичү балалар бакчасы балалары. Алар “Шаян кызлар-шук малайлар” исемле кичә-уенда катнаштылар. Гөлсинә Ясәбиеваның “Шигъри физкультминутлар” исемле китабыннан “Песи, песи, пескәем”, “Бер, ике-без бастык”, “Күтәрелә күңелләр” физкультминутларны бик теләп уйнадылар. Шигырь эчтәлеге белән хәрәкәтләрне туры китереп эшләү балаларга бик ошады. Бу уенда кем өлгер?, кем беренче?, кем зирәк,?, кем тапкыр?, кем уйлап эш итүче? ачыкланды.“Тагын бер яратып уйнаган уеннары ул “Балалар өчен җырлар һәм уеннар” исемле китаптан иде. Китап битләренә кертелгән “Серле-хәрәкәтле уеннар” исемле уеннарны бик яратып башкардылар. Уен - кичә спорт уеннары белән дә урелеп барды. Шулай ук нәни дусларым“кәрзингә тутырып алып килгән китаплар белән таныштылар.