Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кәләпүшем-калфагым" - осталык дәресе

28 май көнне китапханәдә “Кәләпүшем-калфагым” исемле бик матур осталык дәресе узды. Осталык дәресе татар халкының мили баш киеме калфакка багышланган иде. Осталык дщресен уздырырга Яңа Кенәр авылыннан Ермакова Роза чакырылды. Ул китап укучы дусларыма калфак тегү, тукыманы дөрес сайлау, чигү серләренә төшендерде. Балалар үз куллары белән калфакны тегеп карадылар. Кичәдә “Татар халык орнаментлары” исемле китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Шушы күргәзмәдәге “Татарский костюм”  китабында С. В. Суслова мондый сүзләр язган: “Татар калфагы эчке баш киеме саналган, ягъни ул үзе генә киелмәгән, аның өстеннән яулык яки шәл ябылган. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәткән. Хатын - кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшлиләр. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә. Калфакны элек күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар”. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур. Җырларда җырланган “ак калфак” милли киемнең, татар мәдәнияте символикасына әверелгән матур бер өлеше.