Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бизәкләрдә халкым тарихы"

    25 май көнне Ташкичү авыл китапханәсендә «Бизәкләрдә халкым тарихы” исем астында кичә-багышлау узды. Кичәгә, китапханәдә эшләп килүче, “Ак калфак” берләшмәсенә йөри торган хатын-кызлар чакырылды. Бүгенге кичәдә татар хатын-кызларның яраткан бизүнү әйбере, энҗе-мәрҗәннәрдән, муенса тезү буенча мастер-класста узды. Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр күп төрле булсада, әммә үзебезнең татар хатын-кызлары мәрҗәне күпкә матурырак дип саный. Кичәдә катнашкан һәр бер хатын-кызыбыз үз куллары белән муенга яраклы итеп мәрҗәнне тезде. Кичәнең  икенче өлешен “Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” исемле альбом – китапны тәгъдир итү белән дәвам иттек. Бу китап өч телдә бастырылып чыккан : татарча, русча һәм чит ил телендә. Китап өч өлештән тора. Беренчесе – “Туганнарның тамыры бер”, Икенчесе – “Өйле булу-көйле булу”, Өченчесе – “Бала-бәгырь җимеше”. Бу китап белән танышкач, татар кешесенең тормыш яшәеше белән бәйле йола-гадәтләр гаиләнең иң югары кыйммәте буларак билгеләдек. Шулай ук татар халкының нәсел, нигез, гаиләгә, туганнык мөнәсәбәтләре беренче чиратта торырга тыеш дип фикер йөрттек. Бүгенге кичәбез бик файдалы һәм күңелле үзды.