Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Кушкапка уеннары” - фольклор фестиваль

   Алгарыш һәм үсеш нәтиҗәсендә ниндидер уеннар онытыла, юкка чыга, ә кайсыберләренә кызыксыну мәңгелек. Шундыйлардан, Казан губернясының көнкүрешен өйрәнгән сәяхәтче һәм галим - Карл Фукс «Кушкапка уеннары» турында 1817 елда ук язган : “Икеле капка янындагы уеннар турында, «Кушкапка уеннары» сүзтезмәсе нәкъ шулай тәрҗемә иткән. Кар эреп, боз  киткәч, печән өстенә кадәр 8 атна буе, һәр җомга авыл капкасы янына яшьләр җыела. Төрле авыллардан төркем-төркем, гармун белән җырлар сузып, 10-12 авылдан бер җиргә җыелганнар. Бу күренеш Күлбаш, Мәмдәл, Битаман, Яке якларында Кушкапка уеннары дип атала”. Шушы “Кушкапка уеннары” фольклор фестиваль,  быел 22 май көнне Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылы җирлеге мәйданында узды. Фольклор фестивальдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммеголсем” халык фольклор коллектив та катнашты. Фольклор коллектив “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” исемле фольклор постановка белән чыгыш ясады. Һәм лауреат 7 региональ фольклор фестиваленең “Кушкапка уеннары” дипломы белән бүләкләнде. Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайта. Килен башка авылдан төшсә дә, яки үз авылыннан булсада, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмиләр. Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап баралар. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары, гармун, җырлар белән озата бара. Килен шулай ук аларга үзенең бүләкләрен-чиккән кулъяулыклар өләшә. Беренче булып су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен тели. Фольклор коллектив кызлары килен төшерүгә багышланган йола җырларын да башкардылар. Яшь киленгә су юлы күрсәтү бәйләнешле әлегә йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, төй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә. “Өммегөлсем” фольклор ансамбеле кызлары моны бик матур итеп дәлилләп фольклор бәйрәмдә уйнап та күрсәттеләр.