Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Гаилә-бәхет бакчасы" - Тематик кичә

   Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары белән генә түгел, ә үзенең китап укучылары белән ямьле, шулар белән матур. 14 май көнне “Гаилә-бәхет бакчасы” исемле гаилә көненә багышланган бик матур кичә узды. Кичәгә бик уңган, төрле яктан булган яшь гаиләләребез Камалиевлар, Валиевлар, Магсумовлар чакырылды. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлеше әлбәттә китапханәдә узды. Кичәдә катнашучыларга “Кызыклы сораулар” уенын тәгъдим ителде. “Җылы сүз җан азыгы”- дип безнең халык белмичә генә әйтми шул. Әтиләр һәм әниләр бер-берсенә  матур, назлы сүзләр әйтү? Конкурсында бик теләп катнаштылар. Әти һәм әни кешеләр чиратлашып бер берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр. Шулай ук тапкырлыкта көч сынаштылар. Гаиләләре белән берлектә төрледән-төрле биремнәрне чиштеләр. Ә инде икенче өлеше Ташкичү мәдәният йорты фойесында төрледән-төрле спорт ярышлары белән дәвам итте. Әтиләр шахмат, шашка ярышында көч сынашса, ә инде нәни дусларым һәм әниләр рәхәтләнеп эстафета ярышларында бик теләп катнаштылар. Кичә бик матур һәм файдалы узды.