Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Онытырга һич юк хакыбыз!

     8 май көнне Ташкичү авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булып узды. Митингка сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннар, сугыш чоры балалары чакырылды. Ветераннарның сафы ел саен сирәгәя.... Кичәдә Ташкичү мәктәб укучылары  катнашты.  Укучылар  Җирдә тынычлык булуын теләделәр. Күпме авылдашларыбыз бу дәһшәтле сугышта һәлак булды., күпмесенең каберләре дә билгесез. Без аларны хәтеребезгә төшердек, веноклар салдык.                                                                                                                           Бәйрәмнең икенче өлеше Мәмсә авылында яшәүче тыл ветераннары Гайфиева Сания һәм Фатыхова Тәскирә апаларны Җиңү бәйрәме белән котлап, Татарстан президенты Р.Н.Миннехановның һәм Арча районы башлыгы И.Г.Нуриевның котлау хатларын өләштек. Аларга нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, һәрчак якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәүләрен теләдек.