Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бер рәхмәт мең бәладән коткара" - тәрбия сәгате.

Балаларны кечкенәдән үк инсафлы, тәрбияле, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүне максат итеп китапханәдә “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” исемле тәрбия сәгате узды. Бу юнәлешнең эшчәнлеген “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы аша җиткезергә тырыштым. Бу китап Ризаэддин Фәхретддин әсәрләренә нигезләнгән. Балаларга бик кирәкле үгет-нәсыйхәтләрне үз эченә кертеп эшләнгән. Китап бит әхлак һәм эстетик тәрбия бирү буенча төп корал булып тора. Кичәдә бер-берең белән аралаша белү, рәхмәтле булу, саранлык һәм юмартлык, явызлык һәм яхшылык сыйфатлары турында сөйләнелде. Шулай ук әти-әниләргә һөрмәт һәм рәхмәтле була белергә кирәклеген аңлатылды.