Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Эш беткәч уйнарга ярый". (Г.Тукай)

   27 апрель көнне “Эш беткәч уйнарга ярый” исемле кичә Мәмсә балалар бакчасында узды. Кичә Габдулла Тукай 136 еллыгына багышланды. Кичәгә шулай ук Тукай әкият геройлары ”Шүрәле”, “Су анасы” килделәр. Ә мин китапханәче буларак Тукай әкиятләреннән өзекләр тәкъдим иттеп китап дөньясының бик бай икәнен аңлаттым. Кечкенә Тукай татар халык уенна­рын бик ярата торган булган. Шундыйлар­ның берсесен бездә уйнадык. “Түбәтәй” исемле. Балалар зур түгәрәккә басып, башка кийгән түбәтәйне, көй барышында, берсеннән-берсенә күчереп бардылар. Көй туктауга кемдә түбәтәй кала шуңа җаза бирелде. Уен барышында балалар бик рәхәтләнеп җазаларны үтәделәр.Мәсәлән Гимадетдинов Фоат бик матур итеп биеде, Сабирова Ралинә шигырь сөйләде. Чара бик матур һәм файдалы утте.