Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Әкият геройлары бездә кунакта" (Г. Тукай)

     26 апрель көнне татар халкы бөек Тукаебызның 136 еллык туган көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Ташкичү мәдәният йортына һәм китапханәгә Ташкичү балалар бакачасы балалары чакырылды. Алар “Әкият геройлары бездә кунакта” исем астында Тукай әкиятләренә сәяхәт кылдылар. Беренче өлеше китапханәдә “Тукай әкиятче” исем белән китап күргәзмәсе аша Тукай әкиятләре белән таныштылар, искә төшерделәр. Кечкенә дусларым нәни булуларына карамастан “Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?” уенын бик теләп уйнадылар. Габдулла Тукайның “Бичара куян”, “Бәхетле бала”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала бн Күбәләк” шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәнең икенче өлеше мәдәният йорты фойесында дәвам итте. Кичәне тагында ямьләндереп Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләреннән геройлар килде. Нәни китап укучылар “Дөрес итеп сайла”, “Картина буенча әсәрне таны” конкурс-бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.    “Серле капчык”, “Кайсы әкият кирәк – яраклары?” уеннарында үз иттеләр. “Алтын тарак кемдә?” уенын “Су анасы” уйнатып җәза да бирде. Төрледән-төрле һөнәрләрен күрсәтеп җәзаны үтәделәр. “Кем дөрес җыя?”- әкият лотода буталган пазлларны дөрес итеп җыйдылар. Нәни дусларыма “Кайсы кайда яши?” - идәнгә чәчеп салынган хайваннар рәсемнәрен: кыргый хайваннарны аерым ә йорт хайваннарын аерым җыйярга “Шүрәле” белән “Су анасы да” булышты. Тукай әкияте геройлары белән бергә шаярдылар, уйнадылар, биеделәр Тукай китапларының дөньясы бик бай икәнен аңладылар. Чара бик файдалы һәм кызыклы булды.