Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре

    Ике өлештән торган “Һәвәскәр бакчачы киңәшләре” исем астындагы кичәбез 5 апрель көнне узды. Бер өлеше авыл китапханәсендә, икенче өлеше мәдәният йорты сәхнәсендә узды.

     Кеше даими сәламәт булсын өчен, организм җитәрлек күләмдә төрледән-төрле азыклар алырга тыеш. Димәк аның ашаган ризыгы төрле-төрле дә булырга тыеш. Бу яктан җиләк-җимеш, яшелчәләр алыштыргысыз ярдәмче була. Без авыл җирендә яшәгәч үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне ашарга яратабыз һәм үстерәбез. Соңгы елларда бакчачылык белән кызыксыну да нык үсеш алды. Шушындый уңган хаты-кыз бакчачыларны китапханәгә кунакка чакырдык. Әле кунакларның ниндиләре?! Үзләре бииләр, үзләре җырлыйлар. Ул кул эшләре дисеңме?..пешерү осталыклары дисеңме?..Бар яктан да булган ханымнар! Ташкичү авылында яшәүче Камалиева Мавҗидә һәм Ильдус авылыннан Рамиля Хакимзянова.

    Мәвҗидә апа һәвәскәр бакчачы буларак үзеңнең эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул Ташкичү авылында бик матур бакча чәчәкләре үстерүчеләрнең берсесе. Без аны үзенең эрэ-эрэ помидорлары белән дан тоткан бакчачы буларакта беләбез әле. Ничек орлык сайлыйсыз?, Ничек үсентеләр үстерәсез?, Ничек тәрбиялисез?, Нинди киңәшләр бирер идегез безгә? – дигә сорауларга тулы итеп җавап бирде кунагыбыз.

    Яз үсентеләр турында кайгыртыр вакыт. Икенче кунагыбыз өстәл тутырып орлык, үсентеләр дә алып килгән үзе белән. Үзе белән таныштырып киткәч Рамиля ханым. Ни белән шөгелләнәсез?, Елның кайсы аенда эш башлыйсыз?, Нәрсәләр үстерәсез?, Туфракны, орлыкны ничек әзерлисез? - дигән сорауларга гади, авыл кешесенә аңлаешлы итеп җавапта бирде.

Кичәгә “Һәвәскәр бакчачы киңәшләре” исем белән китап күргәзмәсе куелды. Безгә вакыт табып шушы очрашуга килгән өчен файдалы киңәшләре өчен, кунакларыбызга зур рәхмәт белдердем. Һәм кичәнең икенче өлешен Ташкичү мәдәният йорты залына узарга тәгъдим иттем. Ә монда кунаклар җыр-бию бүләк иттеләр тамашачыларга. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.