Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

К.Чуковский “Мойдодыр” - сәламәтлек сәгате.

      1 апрель көнне Ташкичү авыл китапханәсендә Корней Чуковскийның “Мойдодыр” әсәренә багышланган сәламәтлек сәгате узды. Китап укучылар белән кычкырып укыдык әсәрне. “Нәрсә эшләргә кирәк чиста һәм сәламәт булыр өчен?” дигән сорауга бергә җаваплар эзләдек. Шулай ук “Мойдодыр кәрзине” исемле, бик матур уен уйнадык. Уен барышында кәрзиндәге кирәк яраклар чәчелде һәм балалар дөрес итеп җыярга булыштылар. “Читаем сами и с мамой” исемле китап күргәзмәсе тулыландырып торды әлеге кичәне. Мин китапханәче буларак аңладым балалар Корней Чуковский әсәрләрен бик теләп, яратып укыйлар.