Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Балкыш" 7 республика фестиваленең зона этабы узды.

29 март көнне Арча мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" 7 республика фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чарада Арча, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарыннан килгән үзешчән артистлар катнашты. Шушы фестивальдә Ташкичү авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Өммегөлсем" халык фольклор коллектив да катнашты. "Яшь киленгә су юлы күрсәтү" фольклор күренешне сәхнәләштереп диплом белән бүләкләнде.