Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Динең бетсә-телең бетәр, телең бетсә-илең бетәр" (Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу)

     17 март көнне Ташкичү мәдәният йортында Татарстан диния нәзәретенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бик җылы кичә-очрашу узды. Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә: “Өч әйбер диндә юк, әммә динне саклый. Алар – милли тел, милли кием, милли гореф”. Милләтебезнең киләчәге балалар кулында булганга, аларга милли, дини тәрбия бирү зарур. Шушы исәптән кичә-очрашуга Ташкичү мәктәбе 6,7,8 сыйныф укучылары да чакырылды. Зал тутырып килгән авыл халкы һәм әйләнә-тирә авыл кешеләредә тында алмичә Җәлил хәзрәт вәгазләрен тыңлады. “Дин ул – мәдәниятнең бер өлеше, бик тә шәхси, газиз хис. Пәйгамбәребез әйткән: кешенең бер урыны бар. Ул урын чиста булса. Аның бөтен гамәле чиста булыр. Ул урын-күңел дип атала” дип сөләде Җәлил хәзрәт Фазлыев. Шулай ук халкыбыз дингә күбрәк тартыла бара, дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез кире кайта диде үз чыгышында. Искиткич кирәкле һәм файдалы, күңелләрнең түрләренә, йорәкләргә үтеп керә торган тәрбияви кичә булды бу очрашу. “Динең бетсә-телең бетәр, телең бетсә-илең бетәр” дигән исем белән китап күргәзмәсе куелды.