Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Хатын-кыз бәхете, гаилә тәхете"

   Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда. 8 Март бәйрәме башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шушы бәйрәмгә карата, 6 март көнне, Ташкичү мәдәният йортында “Хатын-кыз бәхете, гаилә тәхете” исем астында бик матур әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә “Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары катнашында, чәй табыны артында узды. Чәй эчү бер-береңне якынайта, берләштерә диләр бу сүз дөрескә килә чөнки чарабыз безне тагын да якынайтты, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды. Кичә барышында милли гореф-гадәтләрне саклауның, халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм йолаларны, рухи белем бирүне яңартуны да үз эченә алып сөйләнде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Матур, җылы кичәбез бик файдалы да, күңелле дә үтте!