Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Дәү әнидә кунакта"- кулъяулык чигү (мастер класс)

    Халкыбызның рухи мирасын сакларга, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерүне максат итеп алып китапханәдә, кулъяулык чигү буенча осталык дәресе узды. Осталык дәресенә Магсумова Гөлфия һәм беренче һәм дүртенче сыйныф кызлары чакырылды. Мин китапханәче буларак борынгы заманда татар халкының өендә чигелгән әйберләр күп булганлыгын сөйләдем. Мәсәлән: мендәр япмалары, тәрәзә кашагалары, йокы урыннарын яисә мичне йортның башка өлешеннән аерып торучы чаршаулар, чынаяк япмасы, эскәтерләр, бизәкле сөлгеләр, алъяпкычлар, намазлыклар. Боларның барысында әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләр төшереп чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булганлыгын аңлаттым. Ә Гөлфия апалары, кичә барышында, татар хатын-кызларына шома чигү, тамбурлап һәм сәйлән белән чигүдә, элмәләп чигүдә тиңнәр булмаган. Татар чигешенең орнаментка бай икәнен, чигү өчен йон һәм ефәк җепләр, мулине, ука файдаланыла икәнлеген аңлатып узды. Бүгенге кызларыбызда үз куллары белән күлъяулык чигү серләренә төшенделәр, төсле җепләр кулланып чигеп карадылар. Кичәдә “Халык җәүһәрләрен кадерләп” исем астында китап күргәзмәсе белән бер рәттән чигелгән күлъяулыклар күргәзмәсе дә урын алды. Бу кичә — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе бугенге көндә дә саклана.