Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Билен кысып буган диләр!" 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне

   Ташкичү мәдәният йортында 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Билен кысып буган диләр!”исем астында бик матур чара узды. Чарабызның максаты - балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт итү, горурлык хисе тәрбияләү иде. Чарада Ташкичү балалар бакчасы балалары спорт ярышларында катнашты, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Нәни дусларым уен барышында “Сәламәт кеше нинди була?” табышмакларга җаваплар таптылар. 2 командага бүленеп спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Шулай ук капитаннар ярышы узды. Иң яратып уйнала торган ярыш-уеннар: “Файдалы” һәм “Зарарлы”, “Кем күберәк йолыдыз җыя”, “Күңелле стартлар”, “Кем беренче барып җитә?”, “Бер төсле уенчыкны тап”. Кичәне тагында баетып күрсәтү хисабыннан «Волшебный мир книг» исем астында китап күргәзмәсе куелды.