Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Сез моны белергә тыеш!" - китапханә дәресе

       “Сез моны белергә тыеш!” исемле китапханә дәресенә Ташкичү балалар бакчасы балалары чакырылды. Китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгел булуын җиткерүне максат итеп “По страницам любимых сказок” исем астында китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Балалар зур ихтибар белән китапханәдә нинди китапларның барлыгын белделәр. Шулай ук аларга  ярдәмгә “Китап докторы” килде. Һәм “Китап докторы” белән бергә зур кызыксыну белән китапларны “дәваларга” керештеләр. Үз чиратында “Китап докторы” киңәшләрен бирде: китапларны укырга, сакларга, җыртмаска, битләрен бөгәрләмәскә. Миңа калса бу китапханә дәресе нәни китап укучыларга бик тә ошады, чөнки балалар бик күп нәрсә турында бельделәр.