Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Зинданнарны ватып чыккан җыр"-тарихи альманах ( Муса Җәлил)

   15 февраль көнне китапханәдә “Зинданнарны ватып чыккан җыр” исем астында тарихи альманах узды. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 116 ел тулу көненә багышланды. Кичә барышында патриот шагыйрь язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырыштым. “Каһәрман каләме, җинү җыры” исем астында китап күргәзмәсеннән китап алып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыдылар. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләрдә иҗат итә алуы М.Җәлилнең үзе зур батырлык икәнен аңладылар.