Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Гореф-гадәтләр – рухи сәламәтлек нигезе"-кич утыру

Ташкичү авыл китапханәсенә “Гореф-гадәтләр – рухи сәламәтлек нигезе” исем астында, “Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары җәмгыяте кич утыру кичәсенә җыелды. Кичә “Милли ризыклар табын түрендә” исемле китап күргәзмәсе белән башланып китте. Татар халкы гасырдан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән. Татар халык ризыклары үзенең милли традицияләре белән бай. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә дә бәйле булган һәм мәдәниятнең барлыкка килүе дә ашау-эчү белән бәйле. Кичәдә катнашучыларга татар халкының милли ашларына кагылышлы викторина сораулары бирелде. Шулай ук “Милли үзенчәлекләр”, “Мәкальләрне дәвам итегез”, “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” турнирларда бик теләп катнаштылар. Татар халкының “Чәй яны-гаилә җаны” дигән әйтемен истә тотып кичәнең икенче өлешен, милли ризыклар белән тәмле чәй өстәле артында дәвам иттек. Гореф-гадәтләребезне онытмыйча, буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барса иде дигән теләктә калдык.