Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Чыршы белән булган хәл" (Яңа ел тамашасы)

 30 декабрь көнне Мәмсә авылы балалар бакчасында, балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чаршыкай каршы алды. Бәйрәм яшел чыршы тирәсендә җыр-биюләр, шигырьләр, төрледән-төрле уеннар, әйлән-бәйлән белән аралашып барды. Бәйрәмдә Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары кунак булып, сихри тылсым иленә әйдәде. Яңа ел якынлашу белән балалар сихри тамаша, тылсымлы вакыйга көтә. Бу тылсымны Кар кызы  бүләк итте. Ә балаларга аеруча Убырлы карчык  ошады, чөнки ул быел явызланмады, әшәке эшләр эшләмәде. Ә киресенчә юмарт һәм Кыш бабай белән бергә бүләкләр өләште. Әкияти тамашада Барый исемле ялкау малайны да Убырлы эшкә өйрәтте. Ә ак сакаллы Кыш бабай үзе белән алып кильгән тәмле күчтәнәчләрен балаларга өләште.