Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз"

  Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Ташкичү авыл китапханәсендә 1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде.  Сәламәтлек сәгатендә “СПИД-гасыр бәласы” дигән күргәзмә-кисәтү төзеп тәгъдим ителде. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра. Әлеге күргәзмә белән танышкач яман чире булган-СПИД турында статистика мәгълүматларга күз салдык, кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләдек.