Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Без көчле, бердәм халык!"

    4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен, мәдәният хезмәткәрләре, Мәмсә балалар бакчасында уздырдылар. “Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?”, “Ни өчен без бердәм булырга тиеш?” дигән сорауларга җавапларын нәни дуслар белән бергә эзләдек. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яшәгәнлеген: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар, керәшеннәр. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр дип аңлатылды. Без үз чиратыбызда өстебезгә милли татар киемен, чигелгән алъяпкыч, яулык, аякта чигелгән  читек киеп, балаларны биеттек, җырлаттык. Шулай ук татар халкына гына хас булган “Түбәтәй” уенын бик яратып уйнадылар. Әлбәттә алар туган телебез белән беррәттән рус телендә дә шигырьләр сөйлиделәр.