Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Мәрҗани нәселенең затлы әдибе М.Галәү”

         Ташкичү мәдрәсәсе белән турыдан-туры бәйләнгән тагы бер асыл зат – ул Ш.Мәрҗанинең туганнан туганы, татар язучысы, күп кенә реалистик чәчмә әсәрләрнең авторы – Мәхмүт Галәү. Ул Мәрҗаниләр нәселеннән. 1886 нчы елда Ташкичү авылында хәлфә Галәветдин гаиләсендә туа. Тукай белән бер елны туган, киләчәктә классик татар язучысы булачак Мәхмүт Галәүгә, Тукай язмышы шикелле, ачы язмыш насыйп булган икән. Белемне шул ук Ташкичү мәдрәсәсендә ала.