Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Бөтенроссия фольклор фестивале “Түгәрәк уен”.

  29 август көнне 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең рәсми ачылышы булды. «Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татарларның бары тик аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Фестивальдә Россия төбәкләреннән утыздан артык фольклор коллективы һәм башкаручылар катнашты.  Шулар арасында “Өммеголсем” халык фольклор ансамбеледә бар иде. Концерт программасы тәмамланганнан соң конкурс лауреатларын игълан иттеләр һәм дипломлар белән бүләкләнделәр.