Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Балалар китабы-сихри бер дөнья" әдәби кичә

   “Ак каен” ял һәм сәламәтләндерү лагере балалары янә китапханәдә кунакта. “Балалар китабы-сихри бер дөнья” исем астындагы кичәдә Хакимҗан Халиковның “Сайланма әсәрләр” җыентыгы белән таныштылар. Шушы китабы аша арифметик мәсәләләр чиштеләр. Башваткычлар, табышмаклар метаграммалар һәм шарадалар  иленә сәяхәт иттеләр. Җыентык аерым бүлекләрдән тора, һәм алар, бер-берсенә логик яктан бәйләнгән. Нәтиҗәдә шуны әйтергә була: Х.Халиковның әсәрләре бүгенге укучыга бик кызыклы. Һәр җанырда балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия автор. Бу җанрлар акылга, фикер, белем дәрәҗәсенә тәэсир итү ягыннан әһәмиятле һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә дә алыштыргысыз. Шулай ук “Прочитал и вам советую” китап күргәзмәсендәге китаплар белән якыннан танышып, кычкырып уку оештырылды.