Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Салават күперендә” ниләр бар?

   Якты төсләр белән балкып торган бу могҗизалы күперне бүген илебезнең теләсе нинди шәһәрдә, районда, авылда күреп була. Бу серле күпер “Салават күпере” җурналы дип атала. Ай саен китапханәгә килеп нәниләргә күңелле мизгелләр бүләк итә. Җурнал битләрендә балалар өчен төрледән-төрле уеннар. Уен баланы фикерли белә торган шәхес булырга өйрәтә. “Салават күпере” җурналында төрле саннарда бастырылган уеннарын, башваткычларын бер җыентык итеп туплап, “Башваткычлар Уеннар” китабы дөнья күрде. Бу китапка “Салават күпере” җурналында соңгы 5 елда дөнья күргән уеннар тупланылган. Җыентыкның беренче бүлегендә, хайваннар, кошлар, формалар, төсләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, предметның зурлыгы, капма-каршылыклар, профессияләр танышу һәм аларны тирәнрәк өйрәнү өчен, уеннар тәгъдим ителә. Шушы эчтәлекле, уеннарга бай китап белән “Ак каен” ял һәм сәламәтләндерү лагере балалары да танышты. Яшь китап укучылар китап битендәге уеннарын, башваткычларын, логик мәсәләләрен бик яратып чиштеләр. Бу китап баланың сөйләмен камилләштерә, фикерләвен, сиземләү, хәтер, күзаллау, математик сәләтләрен үстерүдә бик зур роль уйнавын аңлады китап укучы дуслар. Чара бик файдалы һәм кызыклы үтте. Кичәдә 20 бала катнашты.