Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Табигатьне өйрән һәм сакла" - экологик турнир

   Балаларда табигатькә сак караш, ярату уяту максатыннан “Ак каен” ял һәм сәламәтләндерү лагеренә йөрүче балалар “Табигатьне өйрән һәм сакла” исем астында экологик турнирга чакырылды. Әйләнә - тирәбездәге табигатьнең  матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан  чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен,  анда күбәләкләр  очсын, кошлар  сайрасын өчен омтылып яшәргә кирәклеге аңлатылды. Табигатьтә йөргәндә безгә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? дигән сорау бирелде. Турнир “Кышкы урман” табышмаклары белән башланып китте.  “Табигать сынамышлары, бизәкләре”, “Кем тизрәк җыя?”, “Урман җәнлекләре”, “Бу яфрак кайсы агачтан?” исемле уеннарда бик теләп катнаштылар. “Карлыгач сүзеннән кем күбрәк сүз төзи?” уенны балаларның җитезлеккә һәм сүз байлыгына сыналдылар. Шулай ук экологик викторина сорауларынада бик төгәл җаваплар таптылар. Шулай ук күңелле тәнәфес тәгъдим ителде.