Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Исәнме җәй!" (1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне)

   Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Ташкичү мәктәбе каршында ял итүче лагерь балаларын болынлыкта әкият иле геройлары “Су анасы”, “Аю” каршы алды. Ике командага бүленеп “Уңганнар” һәм “Тырышлар” әкияти уеннарда һәм спорт ярышларында катнаштылар. Гади булмаган ярышта кем өлгер? кем беренче? түгел, ә кем зирәк, кем тапкыр, кем уйлап эш итә икәнлеген аңлатылды. Балалар “Яраткан китабым битләреннән...”- дип исемләнгән викторина-уенда белемнәрен тикшерделәр. “Җитез парлар”, “Капчык белән сикерү”, “Кыршау белән йөгерү”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Паравоз” - хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Әкият илендәге “Су анасы”ның сорау-биремнәренә дә дөрес җавап таптылар, китап геройларыннан үрнәк алырга вәгъдә бирделәр. “Ромашка” уенын уйнаганда әкият, мультфильмнарның төп геройларын искә төшерделәр.