Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Саннар патшасы" - белем һәм уен иленә сәяхәт

“Саннар патшасы” исем астындагы кичәдә табигаттә, әкияти уен һәм белем дөньясына сәяхәт кылды Ташкичү балалар бакчасы балалары.  Уен – кичәгә әкият геройлары: “Убырлы карчык”, “Су анасы”, “Икеле” һәм “Бишле” билгеләре, шулай ук тычкан балалары да килде. Бергәләп белем дөньясында “5” һәм “2” билгеләре белән әкиятләр сараенда, әдәби геройлар өендә, табышмаклар йортында, мәкальләр дөньясында булдык. Кичә спорт уеннары белән урелеп барды. “Кайсы сан юк”, “Серле тартма”, “Әкияти алфавит” дип аталган уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Шулай ук “Табышмак” ,”Белсәң зирәк – әйт тизрәк!” уены оештырылды.  Габдулла Тукай әкиятеннән килгән героебыз - “Су анасы”  “Әйт әле үскәнем” исемле уен алып килгән иде. Нәни китап укучыларга Убырлы карчык кәрзин тутырып матур, матур китаплар белән куандырды. Кичә барышында әкиятләрдән өзекләр укыды.