Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Әкият дөньясында ниләр бар?"

  21 апрель көнне шагырь Г. Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан Ташкичү авыл китапханәсендә “Әкият дөньясында ниләр бар?” дип исемләнгән Тукай иленә сәяхәт киче узды. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шулай ук тормышы, иҗаты турында сөйләштек.  “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.