Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тукай әкиятләрендә кунакта"

26 апрель көнне татар халкы бөек Тукаебызның 135 еллык туган көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан китапханәгә Ташкичү балалар бакачасы балалары чакырылды. Алар “Тукай әкиятләрендә кунакта” исем астында Тукай әкиятләренә сәяхәт кылдылар. Кечкенә дусларым нәни булуларына карамастан яраткан шагыйребез яратып уйнаган “Ачык авыз” уенын бик теләп уйнадылар. Парсыз калган балага җәза бирелде һәм Габдулла Тукайның “Бичара куян”, “Бәхетле бала”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала бн Күбәләк” шигырьләр яттан сөйләделәр.

 Кичәне тагында ямьләндереп Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләреннән геройлар килде. Шулай ук “Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?”, “Дөрес итеп сайла”, “Картина буенча әсәрне таны” конкурс-бәйгедә нәни китап укучылары бик теләп катнаштылар.    “Серле капчык”, “Кайсы әкият кирәк – яраклары?”, “Тарак кемдә?” уеннарында үз иттеләр. “Кем нәрсә ярата?”- әкият лотода буталган пазлларны дөрес итеп җыйдылар. “Кайсы кайда яши?” - идәнгә чәчеп салынган хайваннар рәсемнәрен: кыргый хайваннарны аерым ә йорт хайваннарын аерым кәрҗингә җыйдылар. “Серле тартма” дагы предмет кайсы әсәрдән икәнен бельделәр. Тукай әкияте геройлары белән бергә шаярдылар, уйнадылар, биеделәр Тукай китапларының дөньясы бик бай икәнен аңладылар. Чара бик файдалы һәм кызыклы булды.