Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кызыклы һәм мавыктыргыч спорт дөньясы" - сәламәтлек дәресе

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Ташкичү авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан,”Кызыклы һәм мавыктыргыч спорт дөньясы” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Кичәнең мәгнәсен аңлатып “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстан китап нәшриятендә чыккан “Спорт энциклопедиясе”  китабы ярдәмендә спорт уеннары белән таныштык. Спорт төрләре турындагы бик күп серләрне ачтык. Кичә барышында спорт белән дус булган кешенең сәламәтлегедә нык булганлыгын аңлатылды шулай ук күп кенә уеннар уйнатылды. Мәсәлән: “Нәрсә файдалы һәм зарарлы?”, “Пантомима”. Сәламәтлек турында мәкальләрне "Мин башлыйм ә син дәвам ит” бик теләп катнаштылар.