Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Дөньяда бар нәрсәдә кызыклы!” - танып-белү сәгате

 “Дөньяда бар нәрсәдә кызыклы!” дигән исем астында танып-белү сәгате үткәрелде. Туган тел турында сөйләнде. Халкыбызның бәет-мөнәҗәтләрен, мәкаль-әйтемнәрен, табышмак-такмазаларын, татар язучыларыбызның тел турында язган сүзләре һәм шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.  Шулай ук халыклар бердәмлеге дуслыгы турында китап укучылар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Ташкичү мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты, чигүле япмалар, куляулыклар, кул эшләре белән якыннан таныштылар. Кичә дуслык, тынычлык, теләктәшлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары турында фикер алышу белән тәмамланды.