Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Мирас булып калсын” Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы

   Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, югары категорияле җитәкче, ветераннар советы рәисе, “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле җитәкчесе, районыбызның данлы шәхесләре эшчәнлеген китап битләренә салучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының “Мирас булып калсын” исемле китабы дөнья күрде. 25 март көнне, китап тәгъдир итү киче, Ташкичү мәдәният йортында узды. Бу китапта фолклор коллективлары өчен борынгыдан килгән бәйрәм, йолаларның эшкәртмәләре, сәхнәләштерелгән күренешләр, ике мелодрама тексты һәм шигри бәян урын алган. Кичәдә, китапка кертелгән фольклор күренешләр тәгъдим ителде. “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле өр яңа “Туйда каз бүлү” күренеше белән чыгыш ясады. Шулай ук элек уйнаганнарында: “Су буенда кер чайкау”,  “Кичке уенда шаяру” бик яратып башкарды.

   “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле әле яңа гына кар астыннан башын калкыткан беренче яз чәчкәләре –  умырзаялардай кебек сәхнәгә чыкканнар иде.  Әмма беренче адымнарыннан ук уңышлы чыгышлары белән танылып киттеләр. Халык мәхәббәтен яуладылар. Район, республика фольклор фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулады. Район сәхнәсенә бик еш чакырыла, районга килгән кунакларны каршы алу чараларыннан бер дә калмый. Уйнаулары белән генә түгел, әби-бабаларыбызның онытылып барган йолаларын яңартып, сәхнәгә чыгарулары белән дә дан тота. “Сөлге агарту”, “Капка төбендә кич утыру”, “Печән өсте”, “Уракка төшү”, “Кодалар каршылау”, “Су буенда кер чайкау”,  “Сабантуйга бүләк җыю”, “Кыз урлау”, “Кичке уенда шаяру”, фольклор-этнографик күренешләрендә борынгыдан калган мирасны барлау, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерүне максат итеп куя.

   Китап тәгъдир итү кичендә кунаклар: Арча районы ветераннар советыннан Гаязова Сәгидә Габрахман кызы, Аминова Раузалина Фатыйх кызы, профсоюз председателе рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗан улы бар иде. Үзечшән җырчылар, матур, матур җырларын бүләк иттеләр, күп кенә  шигырьләр яңгырады.  Иске Ашыт авылы, “Саяра” халык театыры артистлары чыгышы да халыкның күңелен күтәрде.

   Халык бәйрәмнәре-шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкларда милли горурлык, милли хисләр тәрбияләп кенә калмыйлар, кешегә рухи канәгәтьләнү дә бирәләр. Мондый бәйрәмнәр һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки һәр бәйрәм җыр-бию, төрле күңелле уеннар, шаяру, очрашу-танышулар белән бара дип йомгаклады кичәне китап авторы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы.