Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Нәүрүз мөбәрәкбад!

 21 март көнне Ташкичү авыл клубы каршында "Нәурүз" бәйрәме булып узды. Килгән кунакларны, учакта пешкән карга боткасы белән сыйладык, аннары аркан тартыш, чүлмәк вату, урындык тирәли бию , кашык кабып йөгерү, таяк тартыш уеннары уйнадык. Балалар да, зурлар да бик теләп катнашты. Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.