Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Халкыбызның күңел җәүһәрләрен бер ачасы иде ачасы..."- тәрбия сәгате

  “Бизәкләрдә халкым тарихы” - тәрбия сәгате китап күргәзмәсе ярдәмендә башланып китте. Халкыбызның милли бизәкләре-орнамент турында сөйләштек. «Орнамент» сүзе латин теленнән алынганныгын, «бизәк» дигәнне аңлатылды. Орнаментны кайларда очратырга була?, Үрнәкләрне каян алганнар? дигән сорау яңгырады кичә барышында. Иң беренче чиратында татар халкының милли киемнәрендә: калфак, күлмәк, альяпкыч, камзул, читекләрдә, яулыкларда. Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр. Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора. Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге. Башка элементларда бар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр. Элек - электән татар хатын –кызлары  төрле матур бизәкләр төшереп чигәргә яраткан. Шулай ук татар халкы үзенә зур кунак килгәндә, аларны матур орнаментлы сөлге өстенә куелган ипи - тоз белән каршы алган.  Яшь кызлар бирнә әзерләгәндә үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр. Ә ир-егетләр  агачны бизәкләп, үзләренең йортларын бизәгәннәр. Кичәне тагын да баету өстендә эшләп үз куллары белән балалар чәчәк орнаменты эшләделәр һәм видефильм аша татар халкының бизәкләре-орнаментлары белән якыннан таныштылар.