Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Араларны якынайтып дуслык күпере салыйк әле" - Әдәби-музыкаль кичә

8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм киче Ташкичү мәдәният йөртында үтте.  Сәхнәдә чыгыш ясаучылар якынлашып килүче 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне белән әниләрен, дәү әниләре һәм әбиләрен котладылар, алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җыр, биюләр башкардылар. Өммегөлсем” халык фольклор коллективта бу матур кичәдән читтә калмады. “Кичке уенда шаяру” исем астында өр яңа, спектакельгә тиң күренеш белән чыгыш ясады. Элек кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Җыр, такмак әйтешүләр, йола, уеннар белән кичке уен чын бәйрәмгә әверелде. Өммегөлсемчеләр өлкән яшьтә булсалар да сәхнәдә яшьлекләренә кайтып биеделәр, җырладылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйтештеләр. Шулай ук борынгы онытыла барган уеннарны да уйнадылар. Мәсәлән “Ачык авыз”, “Яулык алыш”,”Чүпләм уены”, “Ялтыр-йолтыр”. Бер-берсенә җаза биреп биремнәрдә үтәделәр. “Су буенда кер чайкау” фольклор постановка да күңел ачулар, гореф – гадәтләрне искә төшерү белән бәйләнеп китте. Чыр–чу, уен–көлке, кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Өммегөлсемчеләр җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтәләр, яшьләр һәм балаларга үрнәк булып торалар.