Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Әрнүле балачак"- сугыш чоры баласы Галяветдинова Фируза апа белән очрашу

  Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Мин китапханәче буларак Бөек Ватан сугышы турыда укучыларга сөйләдем. Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык-куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала, йота. Сугыш аларга бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта. Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә. Аларның киләчәге, тынычлыгы өчен әтиләре, абыйлары сугышка китә, күбесе кире әйләнеп тә кайтмый. Әти сүзен әйтергә тилмергән, әти назын тоярга сусаган күпме балалар. Кичәгә, китапханәгә кунакка сугыш чоры баласы Галяветдинова Фируза апа чакырылган иде. Бөек Ватан сугышы елларында ул ике яшьлек бала гына була.

- Без - сугышка кадәр туган балалар - әтисез һәм иписез үстек. Авылыбызда йорт саен диярлек бишәр-алтышар балалы тол хатын. Алар яшьле күзләрен балаларыннан яшерә-яшерә, тормыш арбасын сөйрәп бара. Башларын күтәреп кояшка карарга, офыкларда балкыган салават күперенә сокланырга, болыннарга чыгып чәчәк исе иснәргә, язларын-көзләрен тезелешеп очкан кошларны каршы алырга, озатып калырга вакытлары юк. Сугыш елларында ашарга, ягарга утын юк, салам ягып яшәдек. Ул вакытта бик куп авырлыклар кичердек. Ашарга кычыткан, алабута, чыпчык кузгалагы, черек бәрәңге ашап туендык. Өскә кияргә кием булмады, аякта -чабата, юкә башмагы, өстә -ертылып беткән бишмәт. Өйдә бер әни 2 бала шуның өстенә әнине урман кисәргә алып чыгып китәләр. Кешеләр ул вакытта бер-берсенә авыр булса да, булышырга тырыштылар, бик ярдәмчел иделәр – дип искә алды Фируза апа.