Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Татар теле-энҗе мәрҗән тулы тел"

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәгә “Татар теле-энҗе мәрҗән тулы тел “ исемле кичәгә 1 һәм 3 сыйныф укучылары чакырылды. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Бүгенге кичәдә безне хыялланырга өйрәткән әкиятләр, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмаклар һәм мәкальләр, тизәйткечләр, моңлы һәм хисле иткән җырларыбыз турында сөйләштек. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия булуын аңлатылды. Китапханә укучыларына: телне бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетәргә мөмкин дигән төшенчә аңлатылды. Кичә барышында, кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт итеп, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Телебез турында: “Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз” уенында бик теләп катнаштылар. Шулай ук әйтемнәр, тизәйткечләр тыңладылар.