Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Ак кар бөртекләре" (мастер-класс)

Кәгазъ кисәкләреннән ясалган кар бөртекләре күз явын алырлык булалар. Яңа ел чыршысын бизәү өчен, китапханә укучылары, үз куллары белән матур бизәк эшләп карадылар. Әлбәттә, аларны ясарга аыр түгел — кәгазне берничә мәртәбә бөгәргә, һәм кайчы белән төрле рәсемнәр ясап кисәргә.  Күбебез кыш көнне тәрәзәләргә кәгаздән ясалган кар бөртекләрен ябыштырырга ярата. Кичә барышында “Табышмакның җавабын тап” исем астында кышкы табышмакларга җавап эзләдек.