Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Онытырга һич юк хакыбыз!" (9 декабрь-Ватан геройлары көне)

9 декабрь-Ватан геройлары көне буларак билгеләнә. “Онытырга һич юк хакыбыз!” исем астындагы китап күргәзмәсе аша “Кыз-әбиләр” китабына Арча районыннан 242 әбинең исемелеге кертелгән китап белән таныштык. Шулар арасында Ташкичүдән-11, Мәмсәдән-2. Ни кызганыч безнең авылда исән калганы Габидуллина Мөнира Габидулла кызы. Сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәррьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан иткән, пар канатсыз калган газиз җаннар - кыз-әбиләргә багышлана бу китап. Бүгенге героебыз Габидуллина Мөнирә апа бер мәртәбәдә ир назы татып карамаган. Аңа беркем дә, беркайчан да “әни” дип килеп сыенмаган. Еш кына: “Өйдә балаларың елап утырмый”- дип аны иң авыр эшләрне йөкләгәннәр. Бүгенге көндә гомер көзләрендә, ялгыз каеннардан да ялгыз булып, карт кыз исемен күтәреп япа-ялгыз гомер кичерә. Шәһәрдәге туганнары кайткалап эшләрен эшләшеп, багыш-күреш итеп китәләр.

Икенче героебыз Насибуллина Рузалия апа “Акланган өметләр”китабы герое Стелла Заки кызы Габдрахманова. Бу героебыз яшь буынга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар армый-талмый эшләгән Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан укытучыларыннан беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исемен алган, Ленин ордены һәм алтын “Урак һәм чүкеч” медале тапшырылган Стелла Зәки кызы.