Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Хәтер йомгагын сүткәндә” Билгесез солдат көне уңаеннан хәтер сәгате

  3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Билгесез солдат көне – илебез тарихында яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Китапханәдә Билгесез солдат көненә багышланган “Хәтер йомгагын сүткәндә” исем астында хәтер сәгате “Исемең-билгесез, батырлыгың-үлемсез” китап күргәзмәсе ярдәмендә үткәрелде. Бу датаның тарихы турында сөйләнелде. Бүгенге чарада башлангыч класс укучылары катнашты. Тарихыбызны, ил иминлеге өчен башларын салганнарны безнең онытырга хакыбыз юклыгын аңлатылды.