Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Яшь белгеч мәктәбе” - район семинары

Арча районы мәдәният йорты методик бүлеге районның яңа хезмәткәрләре өчен “Яшь белгеч мәктәбе” район семинары уздырды. Семинарның гамәли өлеше: авыл мәдәният учреждениеләренә барып, аларның эш тәҗрибәсе белән якыннан танышу максаты куелды. Ташкичү мәдәният йортында “Өммеголсем” халык фольклор ансамбеле семинар укучыларын каршы алып, “Чишмә буенда кер чайкау” күренешен тәгъдим итте.