Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Бергә булыйк, бердәм булыйк”

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган чарада күп милләтле Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы турында сөйләштек. Хәрбер милләтнең үз гореф-гадәте, уеннары, әкиятләре, милли киемнәре барлыгын белдек. Төрле җирләргә таралып яшәгән халкыбызның өс киеме үзенчәлекле икәнен аңладык. С.В. Суслованың “Татарский костюм”, Р.Мухамедованың “Татарская народная одежда” китаплар аша татар халкының өс киеме турында мәгълүмат алдык. Шулай ук 2019 елгы январь саны “Салават күпере” журналы ярдәмендә руслар, чувашлар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар, мордвалар халкы милли өс киемнәре белән якыннан таныштык.