Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Әбиемдә кунакта"-тәрбия чарасы

Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай һәм борай, соңрак дөге ярмасы киң кулланган. Электән кильгән гадәт токмачлы тавык шулпасы кунак ашы булып санала. Мондый ашка камырын йомшак итеп басаларга, токмачны шакмаклап яки озынча кисәләргә кирәк. Ташкичү мәдәният йорты фойесында “Әбиемдә кунакта” исем астында бик матур һәм тәрбияү чара узды. Татар өе пычмагында, китап укучылар белән берлектә, камыр җәю һәм токмач кичү серләренә төшендек. Балалар үз куллары белән онга йомырка сытып, тоз, су кушып токмач камыры бастылар. Басып бетергәч уклау белән җәйделәр һәм 10-15 минут киптергәч дүрткә бокләп 4-5 сантиметырлы тасмаларга бүлеп, анансоң берсе өстенә икенчесен куеп нечкә генә итеп токмач кистеләр. Токмачны озынча һәм шакмаклапта кистеләр. “Хужабикәләр сезнең өчен” исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Нәни хужабикәләр Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” китабын бик яратып кызыксынып укыдылар.