Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Минем исемем дә тарих җисемендә (Дамир Гарифуллин)

Күренекле шагыйрь, күп кенә танылган җырлар авторы Дамир Гарифуллин-байтак өлкәләрдә үзен таныткан шәхес. Аның борынгы тарихны, әдәбиятне өйрәнүдә үз эзе бар. Ул үткәннәрне барлый, киселеп ташлаган нәсел агачларын терелтә, авыл тарихларын яза, иске кәгазләрне гыйлми әйләнешкә кертә, элекке мәчет-мәдрәсәләр хаятен ача. Дамир абый матур шигырьләр, җырлар, шәҗәрәләр төзү остасы, халык күңелен кузгатучы, тирән фикерле робагыйлар иҗат итүче буларак та танылды. Аның шигерьләренә язылган байтак җырлары, бүгенге көндәдә популяр.  Мәсәлән: “Чыгарсыңмы каршы алырга”, “Арча таулары”, “Сөенеп яшик әле”, “Сарман юллары”, “Икәү бергә генә бәхетле без”. Бүгенге кичәбездә Сарман районында туып үскән дистәләгән китап авторы Дамир Гарифуллинга багышланды. Автор белән Сарман районында очрашып кайткан Валиева Тәнзиля үзенең уй-хисләре белән уртаклашты. Кичә барышында шагырьнең берсеннән берсе мәгънәле, матур шигырьләрен укыдык.